Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сак булыгыз, алдарлар бар

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенә 26 июльдә мәгълүмат керде: бер гражданинга билгесез зат үзен Роспотребнадзор хезмәткәре дип таныштырып, элек интернет-кибеттән алган товар өчен акча һәм әхлакый зыян өчен 350 мең сум күләмендә акча кайтарырга тәкъдим иткән. Бу эшне Роспотребнадзор бинасында яисә сбербанк аша эшләргә кирәк булуын аңлаткан.

Идарәнең бу фактка бернинди катнашы да юк. Кулланучылар хокукларын яклау претензия тәртибендә гамәлгә ашырыла һәм идарә сезнең хокукларыгызны якласын өчен, барыннан да элек, безгә гариза сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Идарә барлык шундый фактлар буенча хокук саклау органнарына  һәм идарәнең ышаныч телефонына 8-987-296-47-10 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. 

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев