Сезнең өчен 5 мәзәк
Елмаеп алыйк әле.
Яшьти, бәхет басты безне. Пенсиягә чыгуны хәзер ике тапкыр юа алабыз: 60 яшьтә - иске стиль, 65 тә яңасы буенча!
*****
Яңа эшкә урнашкан шәфкать туташы:
- Бахила киегез!
- Мин - баш табибның хатыны!
- Микроблар да бу хакта беләме?
*****
Әбисе оныгына:
- Мин синең яшьтә эшли идем инде!
- Борчылма, әби. Мин синең яшьтә дә эшлиячәкмен әле...
*****
- Ник кәефең юк?
- Хатын зонтиксыз чыгып китте. Ә урамда яңгыр коя
- Ярар, берәр кибеткә кереп торыр әле.
- Менә шуннан куркам да инде...
*****
- Кайнар чәйне ничек суытырга?
- Интернетка кереп утырсаң, чәйнектәгесе дә суынып бетәр...
Фото:https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев