Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердә Өлкәннәр көненә багышланган чара узды (фотолар)

29 нчы сентябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан «Гомер көзендәге якты көн» исемле кичә узды. Авыл жирлеге башлыгы Р.Н. Гафиятуллин өлкәннәрне кайнар котлады. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлары белән өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерде....

29 нчы сентябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан «Гомер көзендәге якты көн» исемле кичә узды.

Авыл жирлеге башлыгы Р.Н. Гафиятуллин өлкәннәрне кайнар котлады. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлары белән өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар.
Бәйрәм көзге мул уңышлы өстәлартында, кайнар чәйләр эчеп, дәвам итте. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узып китте.

Олылар күңеленә бәйрәм бик хуш килде. Алар оештыручыларга: авыл җирлегенә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм китапханәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.

Фотолар https://vk.com/club119225744 алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев