Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгерлеләр авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Нурдидә апаны котлыйлар

Шөгер авылында гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны, авылыбызның иң мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешесе Нурдидә Гаптракип кызы Гаптракипова шушы көннәрдә зур юбилеен - 95 яшь тулган көнен билгеләп үтә.

Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, онык-оныкчыкларының игелеген күреп, җылылыгын тоеп яшәргә язсын. 
Нурдидә Гаптракипова 1923нче елның 20нче августында Сарман районы Муртамак авылында дөньяга килә. Кызның бала чаклары, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул Казан шәһәренә ФЗОга укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлагач туган авылына кайта һәм клуб мөдире булып эшли башлый. 
1942 елның 2 декабрендә Нурдидә апа уз теләге белән фронтка китә. Зенитчы һөнәрен үзләштерә, ефрейтор дәрәҗәсенә күтәрелеп хезмәтен дәвам итә. 
1944 елның июнь аенда Рига шәһәренә җибәрелә һәм сугыш беткәнче хәрбиан заводта сакта тора. 
СССРның Югары Советы карары нигезендә икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һэм медальләр белән бүләкләнә. 
Сугышның бөтен авырлыгын, газап-михнәтен, дәһшәтле сугыш утын үз жилкәсендә кичергән ветераныбыз бүгенге көндә тыныч, мул тормышта балалары тәрбиясендә, онык-оныкчыклары янәшәсендә яшәвенә сөенеп бетә алмый.

http://Шөгер авылы мәдәният учагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев