Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәребезнең ике сугыш ветеранына – 90 яшь

Сентябрьнең чираттагы юбилярлары - Мәсгут Нури улы Нуриев һәм Андрей Дмитриевич Чатуров. Олы юбилейлары уңаеннан ветераннарыбызга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле хакимият бүләген тапшырдылар. Җылы һәм матур тәбрикләү сүзләрен юбилярларга шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җиткерде. Мәсгут Нуриев тумышы белән Мамадыш районыннан...

Сентябрьнең чираттагы юбилярлары - Мәсгут Нури улы Нуриев һәм Андрей Дмитриевич Чатуров.

Олы юбилейлары уңаеннан ветераннарыбызга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле хакимият бүләген тапшырдылар. Җылы һәм матур тәбрикләү сүзләрен юбилярларга шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җиткерде.

Мәсгут Нуриев тумышы белән Мамадыш районыннан булса да, 1955 елдан бирле Лениногорскида яши. 1944 елның декабрендә армиягә киткән егеткә Литваны азат итүдә, Япон сугышында катнашырга туры килә. Туган якларына да ул бары тик җиде елдан соң, 1952 елда гына әйләнеп кайта.

"Лениногорскнефть" идарәсендә балта остасы булып эшләгән ветеранны эш урыннан да котларга килгәннәр. "Лениногорснефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев идарәнең хөрмәтле ветеранына бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен юллады.

- Күпне күрсәм дә, күпне кичерсәм дә, тормышымнан зарланмыйм. Аллаһы Тәгалә биргән гомеремне саулыкта һәм тынычлыкта уздырырга язсын. Барыгызга да мине онытмаган өчен, шулай зурлап килгән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, - дип теләде үз чиратында, яшьле күзләрен сөртә-сөртә Мәсгут бабай.

Андрей Чатуров та кунаклар килүенә күңеле булып, алар артыннан изге теләкләрен теләп калды. Тумышы белән Мордва Карамалкасыннан. Ул да японнар белән сугышкан. 1944 елда хәрби хезмәткә алынып, 1951 елда гына әйләнеп кайткан. Пенсиягә кадәр АТХ-11 машина йөртүче булып эшләгән.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев