Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы беренче Россия препаратын хуплады

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен «Авифавир» дип аталган беренче Россия препаратын хуплады. Бу хакта дару препаратлары дәүләт реестры сайтында хәбәр ителә.

 

«Авифавир» Россия туры инвестицияләр фондының уртак предприятиесе һәм «ХимРар» компанияләр төркеме тарафыннан ясалган. Даруның нигезен Япониядә гриппны дәвалауда кулланыла торган «Фавипиравир» препараты тәшкил итә.

10 көн дәвам иткән клиник тикшеренүләрнең беренче этабы нәтиҗәләре буенча дару сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын күрсәткән. Бернинди тискәре нәтиҗәләр дә ачыкланмаган. Шул ук вакытта, «Авифавир»ның нәтиҗәлелеге 80 проценттан артып китә.

Сынауларның соңгы этабында 330 пациент катнашачак.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, «Авифавир» коронавирусның үрчү механизмнарын боза. Бу клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/31-05-2020/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-koronaviruska-karshy-berenche-rossiya-preparatyn-huplady-5746597

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев