Социаль челтәрләрдә Instagram кеше сәламәтлеге өчен иң куркынычы дип табылган, кулланучылары да аннан бик канәгать түгел.
RSPH җәмәгатьчелек сәламәтлеге корольлеге җәмгыяте һәм «Яшьләр сәламәтлеге өчен хәрәкәт» тикшеренүчеләре әлеге нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
Белгечләр сораштыру вакытында 14 тән 24 яшькәчә булган 1479 кешегә YouTube, Instagram, Snapchat, Facebook...
Социаль челтәрләрдә Instagram кеше сәламәтлеге өчен иң куркынычы дип табылган, кулланучылары да аннан бик канәгать түгел.
RSPH җәмәгатьчелек сәламәтлеге корольлеге җәмгыяте һәм «Яшьләр сәламәтлеге өчен хәрәкәт» тикшеренүчеләре әлеге нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
Белгечләр сораштыру вакытында 14 тән 24 яшькәчә булган 1479 кешегә YouTube, Instagram, Snapchat, Facebook һәм Twitterны берничә төп сүз: "ялгызлык", "депрессия", "хафалану", "кимсетү", "тышкы имиджны булдыру" белән билгеләргә тәкъдим иткәннәр. Һәр респондентка 14 сорау биргәннәр.
YouTubeның социаль челтәрдә иң зарарсыз икәнлеге ачыкланган. Аңардан соң, азрак зыян сала торган соцчелтәрләр исемлегендә Twitter һәм Facebook тора. Snapchat һәм Instagram кулланучылар тарафыннан иң аз хуплау тапкан.
Галимнәр сүзе буенча, социаль челтәрләргә ияләшү сигарет һәм алкогольгә караганда да куркынычрак. Алар раславынча, яшьләр арасында хафалану һәм депрессия соңгы 25 елда 70 процентка арткан. Шомлану, депрессия һәм йокысызлык артуны социаль челтәрләргә бәйле, дип аңлаталар белгечләр.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев