Салкын-суык кышлар китеп бара,
Кыш бирешми диеп әйтсәк тә.
Күңел инде тышка алып чыга,
Язны каршыларга өйрәтә.
Ялан кырда уҗым баш калкыта,
Авыр аңа җылы кар туны.
Игенчеләр орлык барлап ята
Таллар көтә былбыл кайтуны!
Торган саен көннең яме арта,
Кысан хәзер иркен өйләрдә.
Йөзебезгә илаһи нур куна
Язларга хас...
Салкын-суык кышлар китеп бара,
Кыш бирешми диеп әйтсәк тә.
Күңел инде тышка алып чыга,
Язны каршыларга өйрәтә.
Ялан кырда уҗым баш калкыта,
Авыр аңа җылы кар туны.
Игенчеләр орлык барлап ята
Таллар көтә былбыл кайтуны!
Торган саен көннең яме арта,
Кысан хәзер иркен өйләрдә.
Йөзебезгә илаһи нур куна
Язларга хас сүзләр телләрдә.
Чыпчыгы да моңлы икән илнең,
Песнәге дә үзгә кагына.
Язлар белән яшьлек кире кайта
Шуңа кеше язын сагына!
Кышын әйтелмәгән матур сүзләр,
Хәзер кирәк сезне тарату.
Яшәтүче җирдә, яшәртүче
Син ул җирдә, саумы ярату!
Салкын - суык кышлар китеп бара,
Кыш бирешми диеп кем әйтә?!
Тышта күптән кояш көтеп тора,
Елмаерга безне өйрәтә!...
Таһир Шәмсуаров
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев