ЯҢАЛЫКЛАР
Таһир Шәмсуаров "Яз исе"
Яз исе
Ишек ачылса сиздерми
Язгы иснең керәсе.
Тәрәз төбендәге гөлне
Бакчага төшерәсе.
Бураннар ерып җилдерми
Кышның карлы чанасы.
Ак кәгазь көймәләр белән
Гөрләвекләр агасы.
Урамдагы көләч кояш
Сәбәпчеме барына.
Өй түбәләре бик теләп,
Кар-бүректән арына.
Яз башында кешеләр дә
Тик елмаеп йөриләр.
Ишетәсезме, серләшәләр
Таллардагы бөреләр.
Кемдер таңда күкне...
Яз исе
Ишек ачылса сиздерми
Язгы иснең керәсе.
Тәрәз төбендәге гөлне
Бакчага төшерәсе.
Бураннар ерып җилдерми
Кышның карлы чанасы.
Ак кәгазь көймәләр белән
Гөрләвекләр агасы.
Урамдагы көләч кояш
Сәбәпчеме барына.
Өй түбәләре бик теләп,
Кар-бүректән арына.
Яз башында кешеләр дә
Тик елмаеп йөриләр.
Ишетәсезме, серләшәләр
Таллардагы бөреләр.
Кемдер таңда күкне сөрткән
Болытлы иде кичә.
Бүген илаһи зәңгәрлек
Безнең күзләргә күчә.
Бүрек-туннарны салдыра
Тансык яшәрү хисе.
Сезнең дә баш әйләнәме
Дөньясында яз исе!
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев