Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь: САНДУГАЧ

Таһир абый язган өр-яңа шигырьне укып карагыз.

САНДУГАЧ

Бер карасаң гади генә кошчык,
Күз төшәрлек төс тә юк анда.
Тота да ул эзләп таба сине
Авыл урамында, урманда.


Сердәш итеп саный бөдрә талны,
Кайту белән аңа туктала.
Тиңсез көен чишмә отып ала,
Кызлар шуңа җырлап су ала.


Халкым да бит былбыл нәселеннән,
Җаннар бәргәләнә моң кунгач.
Менә шуңа бозлар агу белән
Үз иленә кайта сандугач!


Май башында безгә киләсең дә,
Ямьле җәйдә китеп барасың.
Сине юксынганнар Әлфияне,
Я Илһамны тыңлап карасын!


Яшәү матурлыгын кош телендә
Туар гасырларга илтүче.
Сандугач ул моңсыз күңелләргә
Моңнар иңдерүче бер илче!


Оеп тыңлыйм, баш киемен салып,
Мин бер шагыйрь, шигырь иясе.
Сүзләр артык, газиз туган телне
Сандугачтай өзелеп сөясе!


Бер карашка гади генә кошчык,
Күз чагылыр төс тә юк анда.
Уч төбенә сыяр былбыллардай
Сайрый алсаң иде дөньяда!


ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев