Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тамашачылар Хәния Фәрхине зурлап искә алачак

Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр иткән. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар...

Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр иткән.

"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. "Атна уртасы булуга да карамастан, Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәкъ шул көнне үткәрергә булдык. Баштан Əлдермеш авылында үткәрербез дигән идек. Əмма анда күп кеше бара алмаячак. Шуңа Камал театры янын сайладык", - ди Ринат. Аның сүзләренчә, театр каршына ничә кеше килүгә дә карамастан, флешмоб барыбер узачак.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.

http://Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев