Татар теле укытучыларына рус телен укытырга тәкъдим итәләр
Бу көннәрдә Татарстандагы мәктәпләр яңа укыту планына күчәргә әзерләнә. Әлеге үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кыскартылуына һәм рус теле белгечләрнең җитмәвенә китерә ала. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы моңа карата үз фикерен белдерде. //Tatar today// Профсоюз җитәкчесе Юрий Прохоров сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 4 мең татар теле укытучысы эшли. Укыту планы...
Бу көннәрдә Татарстандагы мәктәпләр яңа укыту планына күчәргә әзерләнә. Әлеге үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кыскартылуына һәм рус теле белгечләрнең җитмәвенә китерә ала. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы моңа карата үз фикерен белдерде. //Tatar today//
Профсоюз җитәкчесе Юрий Прохоров сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 4 мең татар теле укытучысы эшли. Укыту планы үзгәрсә, бу һичшиксез кыскартылуларга китерәчәк. «Иң оптимистик хәлдә дә, 2 мең укытучы эшсез калырга мөмкин», ди Юрий Прохоров. Ул яңа план атна азагына кадәр билгеле булачагын да әйтеп узды.
«Яңа уку елында барыбер рус теленнән сәгатьләр саны артачак. Димәк, рус теле укытучылары кирәк булачак, ә бу яңа эш урыннары. Татар теле укытучылары рус теле белгече буенча белем алып, үзләрен эш белән тәэмин итә ала», дип фикерләре белән бүлеште профсоюз башлыгы.+
Аның сүзләренчә, укытучыларның бер фәннән икенче фәнгә күчүе гадәти әйбер. Моны укытучылар һәм мәктәп мөдирләре үзләре хәл итәргә тиеш.
Мәгълүмат РБК сайтыннан алынды.
http://tatar-today.ru/2017/11/22953/ - чыганак:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев