Татарстан юлларның сыйфаты буенча Россиянең алдынгы 20 төбәге арасына керде
Татарстан Республикасы гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында 19нчы урынны алды.
Рейтингны 2025 ел ахырына булган мәгълүматлар нигезендә РИА Новости агентлыгы төзегән.
Татарстанда норматив таләпләргә җавап бирә торган төбәк яисә муниципальара һәм җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы юллар өлеше 65,8 процент тәшкил иткән. Республика территориясенең 1000 квадрат километрына каты өслекле гомуми файдаланудагы юлларның тыгызлыгы 483 чакрымга тигез.
Рейтингта Липецк өлкәсе – 18нче, Пермь крае 20нче баскычта урнашкан. Идел буе төбәкләре арасында Башкортстан 14нче урынны яулаган.
Шул ук вакытта, юлларның сыйфаты буенча беренче унлыкка Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Ингушетия, Севастополь, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Адыгея, Краснодар крае, Дагыстан, Мәскәү һәм Төмән өлкәләре кергән. Санкт-Петербург 11нче баскычта урнашкан.
2025 елда Татарстанда төбәк һәм җирле автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзүгә 82,2 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Агымдагы елда чыгымнар 91,4 миллиард сумга кадәр арткан.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев