Татарстан сыер савучысы илкүләм бәйгедә бүләк алды
Мордовиядә сыерны машина ярдәмендә саву операторлары арасында иң яхшы һөнәр ияләрен билгеләү буенча XXVI Бөтенроссия конкурсы булды. "Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннар " номинациясендә Мамадыш районының "Продпрограмма" агросәнәгать комплексы" сыер савучысы Сания Насыйбуллина җиңде, дип җиткерә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел Сания Насыйбуллина республикада...
Мордовиядә сыерны машина ярдәмендә саву операторлары арасында иң яхшы һөнәр ияләрен билгеләү буенча XXVI Бөтенроссия конкурсы булды. "Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннар " номинациясендә Мамадыш районының "Продпрограмма" агросәнәгать комплексы" сыер савучысы Сания Насыйбуллина җиңде, дип җиткерә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел Сания Насыйбуллина республикада сыерны машина белән саву буенча алтынчы тапкыр абсолют чемпион калды.
Ярышта илнең 60 төбәгеннән 66 кеше катнашты. Конкурста катнашучыларның һөнәри осталыгы 4 этапта бәяләнде: теоретик этап, саву аппаратларын сүтеп җыю, санитария әзерлеге һәм сыерларны саву процессы.
Бәйге йомгаклары буенча «Конкурсның абсолют чемпионы» номинациясендә җиңүче булып Мордовия Республикасының «Новотроицкая» агорофирмасы"ннан машина белән сыер саву операторы Людмила Семенкина танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев