ТАТАРСТАНДА 14 ЯШЬЛЕК КЫЗ "ЗАЖИГАЛКА" ГАЗЫНА АГУЛАНЫП ҮЛГӘН
Яшел Үзән мәктәбендә укучы 14 яшьлек кыз, зажигалкаларга тутыра торган газ сулап, агуланып үлгән. Фаҗига 17 ноябрь көнне Гоголь урамында яшәүче 18 яшьлек егетнең фатирында була дип яза Kazanfirst.ru. сайты. Кыз анда үзенең дуслары белән ял итә. Кичен ул зажигалкалар өчен кулланыла торган баллоннан газ сулый һәм кисәк хәле начарлана....
Фаҗига 17 ноябрь көнне Гоголь урамында яшәүче 18 яшьлек егетнең фатирында була дип яза Kazanfirst.ru. сайты.
Кыз анда үзенең дуслары белән ял итә. Кичен ул зажигалкалар өчен кулланыла торган баллоннан газ сулый һәм кисәк хәле начарлана.
Кыз табиблар килгәнче вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев