Татарстанда 4 кеше, шул исәптән 2 бала чак фаҗигале төстә һәлак булмаган
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 4 кеше, шул исәптән 2 бала чак фаҗигале төстә һәлак булмаган

Биектау районының Урта Алат авылында дүрт кеше, шул исәптән 9 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" ачыклавынча, хәбәр Биектау районының 112 бердәм экстрен номерына бүген 15.05 сәгатьтә алынган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре,...

Биектау районының Урта Алат авылында дүрт кеше, шул исәптән 9 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

"Татар-информ" ачыклавынча, хәбәр Биектау районының 112 бердәм экстрен номерына бүген 15.05 сәгатьтә алынган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, полиция, медицина һәлакәтләр үзәге һәм "Газпром трансгаз Казан" хезмәткәрләре килгән.
76 яшьлек ир-ат, аның 66 яшьлек хатыны һәм 9 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз хастаханәгә озатылган.

Нет комментариев