Татарстанда аерылып агып киткән боз кисәгеннән ике ир-атны коткарганнар
Ике кешенең Чулман елгасында бәлагә юлыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.
Татарстанда, аерылып, Чулман елгасына агып киткән боз кисәгеннән ике ир-атны коткарганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Ике кешенең Чулман елгасында бәлагә юлыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.
6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 26 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек егетне аерылып киткән боз кисәгеннән алып, «Хивус-6» судносында яр буена алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/24/162667/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев