Татарстанда балыкчы югалган
40 яшьлек ир-атның балыкка китеп, кире әйләнеп кайтмавы турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 1 сентябрьдә килеп ирешә. Чистай районындагы Прость елгасындагы Ветляное күленә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре җибәрелә. Бераздан яр буенда ир-атның ишекләре бикле килеш калдырылган автомобиле табыла. Ә бер тәүлек узу белән күлдәге камышлар...
40 яшьлек ир-атның балыкка китеп, кире әйләнеп кайтмавы турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 1 сентябрьдә килеп ирешә.
Чистай районындагы Прость елгасындагы Ветляное күленә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре җибәрелә. Бераздан яр буенда ир-атның ишекләре бикле килеш калдырылган автомобиле табыла. Ә бер тәүлек узу белән күлдәге камышлар арасында балыкчының резин көймәсе дә табып алына. Әмма хуҗасы гына анда булмый.
Эзләү операциясе дәвам итә.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев