Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда беренче карның кайчан явачагы билгеле булды

Татарстанда алдагы ял көннәрендә - 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. "Һава температурасының җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитә. Урыны...

Татарстанда алдагы ял көннәрендә - 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. "Һава температурасының җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитә. Урыны белән җепшек кар, яңгыр булачак", - дип җиткерде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь.
20 октябрьгә каршы төндә һава температурасы республика буенча -1..+4 градуска кадәр төшәчәк. 20 октябрьдә көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак.
Һава температурасының шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Төннәрен һава температурасының Татарстан буенча 0..-5 градуска кадәр төшүе фаразлана. 21 октябрьдә көндез һава температурасы 0..+5, 22 октябрьдә -1..+4 градус булачак.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев