ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда бишенче каттан егылып төшеп, эшче һәлак булган
Казанда Бертуган Батталовлар урамындагы төзелеш объектында бишенче каттан егылып төшеп, 52 яшьлек эшче һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
52 яшьлек ир-ат рәсми рәвештә теркәлмичә, танышы аша гына эшкә урнашкан булган. 7 мартта ул бишенче каттан егылып төшкән һәм урында...
Казанда Бертуган Батталовлар урамындагы төзелеш объектында бишенче каттан егылып төшеп, 52 яшьлек эшче һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
52 яшьлек ир-ат рәсми рәвештә теркәлмичә, танышы аша гына эшкә урнашкан булган. 7 мартта ул бишенче каттан егылып төшкән һәм урында ук җан биргән.
Тикшерүчеләр саклагыч корылмалар булмавын ачыклаган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев