Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда көчле җил, бозлавык һәм буран көтелә

Якын көннәрдә Татарстан актив циклонлы кар өермәсе тәэсирендә булачак. Республикада көчле җил һәм бозлавык белән буран фаразлана. Бу хакта бүген "Татар-информ"га интервьюда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерде. "Россиянең барлык Европа территориясендә актив циклонлы кар өермәсе күзәтелә. Ул безгә Европаның төньяк-көнбатышыннан килде. Хәзер...

Якын көннәрдә Татарстан актив циклонлы кар өермәсе тәэсирендә булачак. Республикада көчле җил һәм бозлавык белән буран фаразлана. Бу хакта бүген "Татар-информ"га интервьюда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерде.

"Россиянең барлык Европа территориясендә актив циклонлы кар өермәсе күзәтелә. Ул безгә Европаның төньяк-көнбатышыннан килде. Хәзер аның үзәге Мәскәүдән төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Татарстан инде әлеге циклон тәэсиренә эләкте. Республикада яңгырлар явачак", - дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Бүген, 31 октябрьдә, республика буенча җил секундына 18 метрга кадәр көчәйде. Урыны белән ул секундына 15 - 20 метрга кадәр җитәчәк. Алдагы тәүлектә Татарстанда шундый ук һава торышы, яңгыр һәм юеш кар булачак.

"1 ноябрьдә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Казанда ул секундына 20 метрга кадәр булачак. Температура 0дән +5 градуска кадәр саклана.

Пәнҗешәмбе, 2 ноябрьдә, юеш кар, урыны белән буран көтелә. Җил республика буенча секундына 18 метрга кадәр булачак. Температура төнлә һәм көндез -3тән +2 градуска кадәр, җылы саклана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Ирина Трущина.

Җомга, 3 ноябрьдә, җил уртача, кыска вакытлы юеш кар явуы көтелә. Температура төнге сәгатьләрдә -1дән -6 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура -2 дән +2 градуска кадәр көтелә.

Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булу сорала, урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе республика территориясендә әлегә бозлы яңгыр көтелмәвен җиткерә.

http://tatar-inform.tatar

фото:http://p1.pichost.me/640/40/1634629.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев