Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең балаларына 20 мең сум акча түләнәчәк

Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде.

Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде. Әлеге түләүләр социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен матди тәэмин ителеш күләменә исәпкә алынмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев