Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда төтен таралган фатирдан 78 яшьлек хатын-кызны коткарганнар

Татарстанда төтен таралган фатирдан 78 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Әйшә бистәсендә торак йортның подвалында янгын чыгу турынлагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына төнлә килгән. Шаһитлар подвалдан төтен чыгуы турында хәбәр иткән. Һәлакәт урынына...

Татарстанда төтен таралган фатирдан 78 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әйшә бистәсендә торак йортның подвалында янгын чыгу турынлагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына төнлә килгән. Шаһитлар подвалдан төтен чыгуы турында хәбәр иткән.
Һәлакәт урынына 53нче һәм 153нче янгын сүндерү-коткару хезмәтләре барган. Янгын сүндерүчеләр күпфатирлы торак йортның подвалында янгын чыгуын ачыклаган.
Бу йортта яшәүче 40 кеше бинадан үзләре чыга алган. Күршеләр коткаручыларга икенче катта өлкән яшьтәге хатын-кыз булырга мөмкинлеге турында хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр 78 яшьлек хатын-кызны төтен таралган подъездан саф һавага чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табиблары кулына тапшырганнар.
Янгын чыгу нәтиҗәсендә 25 квадрат метрда чүп-чар, мебель һәм урын-җир янган.
Янгын ут белән сак эш итмәүдән чыккан булырга мөмкин.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев