Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яшәүче 45 килограммлы кабак үстергән [+ФОТО]

Баулыда яшәүче Миргасим Галәү район редакциясенә үз бакчасында үстергән берничә кабак алып килгән, дип яза җирле басма.

Миргасим Галәү сүзләренчә, аның бакчасында әле беркайчан да шул кадәрле зур кабак үскәне булмаган. Машина багажнигыннан кабакны алырга Миргасим абыйга безнең оператор егетебез булышты, чөнки аны бер кешегә генә күтәрү мөмкин түгел иде. Мәзәк формаларга кереп үскән тагын бер көзге байлык – анысы да кабак, ләкин сорты гына башка. Гомүмән һәвәскәр бакчачы быел үз җирендә биш төрле сорт кабак үстергән. Кабак белән төрле ризыклар пешерергә Миргасим абыйның әбисе бик оста булган. Хәзер инде телеңне йотарлык тәмле ашларны аның тормыш иптәше әзерли. Бакчачы сүзләренчә кабак тәмле генә түгел, ә файдалы да.

– Бар яшелчә орлыгын үзем җитештерәм, - ди Миргасим Галәү. - Быел кабак аеруча уңды, моңа кадәр 25 килограммлы гына булалар иде. Андыйларын иптәшем белән бергә ташыйбыз. Мал тотканда элек кабакны малга ашаттык, хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләренә сатарга алып чыгам.

Редакция каршында яткан зур кабакка күпләрнең күзләре төште. Аның янында фотога төшергә теләк белдерүчеләр дә табылды, диелгән район хәбәрендә.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

http://bavly-tat.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/baulyly-45-kilogrammly-kabak-stergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев