Татарстанда югалган ир-атның үле гәүдәсе урамда атна буе яткан
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда югалган ир-атның үле гәүдәсе урамда атна буе яткан

Алабугада моннан бер ай элек югалган 57 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр иттеләр Алабуга эчке эшләр бүлегеннән. Ир-атның мәетен кичә Маяковский урамы янында, Тойма елгасы буенда табып алалар. Бу хакта «Татар-информ» яза. Аның шәхесе инде ачыкланган, ул картлар һәм инвалидлар йортында яшәгән. Ир-атның моңа кадәр дә хезмәткәрләрне кисәтмичә...

Алабугада моннан бер ай элек югалган 57 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр иттеләр Алабуга эчке эшләр бүлегеннән. Ир-атның мәетен кичә Маяковский урамы янында, Тойма елгасы буенда табып алалар.

Бу хакта «Татар-информ» яза.
Аның шәхесе инде ачыкланган, ул картлар һәм инвалидлар йортында яшәгән. Ир-атның моңа кадәр дә хезмәткәрләрне кисәтмичә генә интернаттан чыгып китә торган гадәте булган. Ул 22 октябрьдән бирле хәбәрсез югалган дип исәпләнгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат салкында туңып үлгән. Аның мәете урамда атна буе яткан.

Нет комментариев