Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда зур янгында ике кеше тереләй янып үлгән (ФОТО)

Нурлат районында шәхси йортта хатын-кыз һәм ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын кичә кич Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан, дип яза "Татар-информ". Урынга " Агроразвитие", Сөләйман авылы, 125нче часть янгын сүндерүчеләре килгән. Аларны күршеләре каршылаган...

Нурлат районында шәхси йортта хатын-кыз һәм ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын кичә кич Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан, дип яза "Татар-информ".
Урынга " Агроразвитие", Сөләйман авылы, 125нче часть янгын сүндерүчеләре килгән. Аларны күршеләре каршылаган һәм эчтә хуҗа калганын җиткергән.
Ут капкан йорт һәм сарайны 27 минутта сүндергәннәр. Янгын калдыкларын актарганда 50 яшьлек ир-ат һәм 59 яшьлек хатын-кызның янган мәетләре табылган.
Йорт һәм сарай тулысынча янган, тулаем янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.
Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тартканда саксыз булу.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев