Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанлылар WorldSkills дөнья чемпионатында кунакларны гөбәдия белән гаҗәпкә калдырды

WorldSkills Abu Dhabi 2017 мәйданчыганда WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли. (Абу-Даби, 17 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бу көннәрдә WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында Абу Даби шәһәрендә Abu Dhabi Exhibition Centre National (ADNEC) күргәзмә комплексында WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли. "Түбәтәй Кафе" компаниясенең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов белдергәнчә, милли...

WorldSkills Abu Dhabi 2017 мәйданчыганда WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.

(Абу-Даби, 17 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бу көннәрдә WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында Абу Даби шәһәрендә Abu Dhabi Exhibition Centre National (ADNEC) күргәзмә комплексында WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.

"Түбәтәй Кафе" компаниясенең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов белдергәнчә, милли аш-су зонасында татар ашлары тәкъдим ителгән.

"Биредә без әзерлибез, аннары татар ашларын ашап карарга теләүчеләрне сыйлыйбыз. Күпләр, безнең белән кызыксынып, Казанда 2019 елда узачак дөнья чемпионатына килер дип өметләнәбез", - дип хәбәр итте ул.

Руслан Гыйльметдинов сүзләренчә, нигездә, өчпочмак популярлык казана. "Кешеләр ит ярата, әмма вегетарианнар да бик күп, алар кәбестә кабартмасын сорыйлар. Безнең корт бәлеше дә барысына да ошый. Инде бер-берсеннән ишетеп, бирегә киләләр", - дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп узыйк, 14 - 19 октябрдә Абу Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үтә. Анда 59 илдән 1255 конкурсант һәм 1084 эксперт, 60 рәсми һәм техник делегат катнаша.

Россия җыелма командасы составында Татарстанны 7 белгечлек буенча сигез катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук резервта өч катнашучы бар. Чарада Россиядән 57 волонтер катнаша.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев