Татарстанның биш территориясе төзекләндерү өчен акча алачак
Биш территориянең берсе - Лениногорск.
Татарстанның биш проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыруда иң яхшы проектлар конкурсында җиңү яулады. Республика федераль казнадан аларны гамәлгә ашыру өчен 475,3 миллион сум акча алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында.
2027-2028 елларда Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Апас һәм Биләрдә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәк.
104,7 миллион сум Лениногорск шәһәренә Крупская, Ленинград, Шашин һәм Кутузов урамнары арасындагы территорияне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Анда вакыйгалы мәйданы, скалодромлы экстремаль спорт зонасы, иҗади һәм белем бирү мәйданчыклары, сенсорлы һәм алма бакчалары барлыкка киләчәк. Бу гаризаны шәһәр 2025 елда да биргән, ләкин ул вакытта ул җиңүчеләр рәтенә кермәгән иде.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-polucit-4753-mln-rublei-na-blagoustroistvo-pyati-territorii-5927638
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев