Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиз пешә торган алма бәлеше

Бер бәлешкә: 1 кг алма 3-4 йомырка 300 - 350 г он 200 г шикәр комы 50 г май кирәгенчә тоз Алманы әрчеп дүрткә бүләргә дә үзәген алырга. Һәр кисәкне 5 мм калынлыкта итеп аркылыга турарга һәм каралмасын өчен тозлы суга салып куярга. Тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, май,...

Бер бәлешкә:
1 кг алма
3-4 йомырка
300 - 350 г он
200 г шикәр комы
50 г май
кирәгенчә тоз
Алманы әрчеп дүрткә бүләргә дә үзәген алырга. Һәр кисәкне 5 мм калынлыкта итеп аркылыга турарга һәм каралмасын өчен тозлы суга салып куярга.
Тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, май, өстәп күпертергә.
Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатырга.
Шуңа ук туралган алманы салып катнаштырырга.
Барысын да майлаган һәм сохари сипкән табага салып 3-4 минут плитәдә тотарга, ә аннан кызу мичкә яки духовкага куеп, әзер булганчы пешерергә.
Күпереп пешкән бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә һәм, шакмаклап кисеп, табынга чәй янына бирергә.
https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев