ЯҢАЛЫКЛАР

Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк

Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

Иртәгә, 10 октябрьдә, Татарстанда төнге кыраулар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

Көндез һава температурасы +7...+12 градуска кадәр күтәрелә.

Синоптиклар фаразы буенча, җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яңгыр яумаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173115/


Нет комментариев