"Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесенең "Хәбәрләр" тапшыруы журналисты (әлегә декрет ялында) Эльвира Мадиярованың озын толымына кызыкмаган кеше юк. Аның чәче калын, тере, ялтырап торучан.
- Озын толымнан туеп, студент вакытта каре итеп кистердем. Ошады. Ике ел шулай йөргәч, кабат үстерәсем килде. Моны күреп, иптәш кызларым: "Бер кистергәч, башка үстерә алмыйсың", - диде....
"Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесенең "Хәбәрләр" тапшыруы журналисты (әлегә декрет ялында) Эльвира Мадиярованың озын толымына кызыкмаган кеше юк. Аның чәче калын, тере, ялтырап торучан.
- Озын толымнан туеп, студент вакытта каре итеп кистердем. Ошады. Ике ел шулай йөргәч, кабат үстерәсем килде. Моны күреп, иптәш кызларым: "Бер кистергәч, башка үстерә алмыйсың", - диде. Аларга киресен исбатлар өчен, кабат үстерә башладым.
Инде 5-6 ел кистергәнем юк...
Тезгә кадәр озынлыктагы чәч яратмыйм. Минеке билемнән - 70-80 см. Аны ике ай саен 6 см га кистерәм. Хәзер мондый матур чәчне бик кыскартырга кул күтәрелми. Маңгай чәче модасы кайтса, бәлки, кистерермен. Әмма маңгае ачык хатын-кыз күркәмрәк күренә кебек.
Озын чәчкә көдрәләр бик матур ята. Дүрт төрле профессиональ плойкам бар, шулар белән төрле прическа ясыйм...
Эльмира СӘЛАХОВА
Нет комментариев