Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тугыз ил һәм егерме төбәк татарча диктант язачак

25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә "Татарча диктант" акциясе узачак. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип хәбәр итә "Татар-информ". "Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург,...

25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә "Татарча диктант" акциясе узачак.

Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Саратов, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда узачак. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Акцияне оештыручылар - Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

сайтка сылтама: http://diktant.tatar/

Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant https://www.facebook.com/events/314792865552434

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев