УФА УКЫТУЧЫСЫ, МӘКТӘПТӘ БАЛА ТАБЫП, БАЛАСЫН СУМКАГА ЯШЕРЕП КУЙГАН
Башкортстан башкаласының Калинин районында яшәгән укытучыга 40 яшь булган. Аның өч баласы булуы билгеле. Укытучы ханым бала табу өчен таблеткалар эчә башлаган. Аның тулгагы башлана, ул баласын таба һәм бераздан аңын югалта. "Ашыгыч ярдәм" ханымның бала тапканлыгын ачыклый һәм баланы эзләргә керешәләр. Әмма бөтен мәктәпне айкап чыксалар да, баланы таба...
Тикшерү комитеты баланың ни сәбәпле үлгәнлеген ачыклый. Ханым кияүдә булмаган, аның өч баласы бар. Ни сәбәпледер, ул дүртенче балага узгач, гинекологка исәпкә басмаган.
Аңына килгән ханым баланың үле тууын әйткән. Тикшерүчеләр медицина экспертизасы нәтиҗәләре билгеле булганчы, бу сүзләрне шик астына ала.
Бу хакта "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
http://intertat.tatar/hewef_heter/ufa-ukytuchysy-m-kt-pt-bala-tabyp-balasyn-sumkaga-yasherep-kuygan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев