Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда яшәүче Хәдичә апа белән Наил абый Вагизовлар ничек өйләнешүләре турында сөйләде

Сезнең бер күрүдә бер-берсен яратып, шул минуттан бергә булган кешеләрне очратканыгыз бармы, ди Хәдичә апа. Өйләнешү тарихлары да үзенчәлекле икән.

Хәдичә апа - Ульяновск өлкәсеннән, уку йортын тәмамлап, Урдалыдан ерак түгел, Самара өлкәсе Назаровка авылында практика үтә торган булган. 
  Бер көнне Наил абый дусты белән эш буенча шул авылга килә. Бер күрүдә бер-берсен ошаталар, Хәдичә апа үзе дә сизми кала, егетләр белән Урдалыга китә. Мин авылны карарга гына килгән идем, ә анда мулла чакыртып никах та укытып куйдылар, ди.  Югыйсә, Наил абыйның ошатып йөргән кызы да була. 
  Шул очрашудан 44 ел бергә алар. Наил абый гомере буе мәктәптә физика-математика укыткан, Карагайда мәктәп директоры да булып торган. Ә Хәдичә апа Урдалыдагы Муса Җәлил исемендәге колхозда бухгалтер, кадрлар буенча инспектор булып эшләгән. 
-Барлык Урдалы халкын пенсиягә озаттым да үземне озатырга кеше калмады, -ди ул. Чөнки колхоз таркала. 
  Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Гөлия - Чаллыда, Зөһрә, Гүзәлия Лениногорскида яшиләр,  ә уллары Таһир – Казанда, авыл хуҗалыгы университетында укыта, кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә икән.
   Менә шундый тырыш гаилә инде Вагизовлар, тик тора торганнардан түгел. Ничек өлгерәсез, дигәнгә, без әз йоклыйбыз, диделәр. Былтыр экология елы уңаеннан су буендагы тагын бер зур участокны эшкәрткәннәр. Төзекләндерүне башыннан ахырына кадәр үз кулларыбыз белән башкардык, ди алар. 
  Әле әрәмәлектә эшкәртелмәгән участоклар да җитәрлек.  Анда билдән кычыткан үсеп утыра, үтеп керешле түгел. Болай булгач, Наил абый белән Хәдичә апага тагын күп елларга җитәрлек эш бар әле. Эшнең күңелгә якыны көч-куәт кенә биреп тора бит, аларга да хезмәтләре сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы гына китерсен.

ФОТОЛАРНЫ КАРАГЫЗ:http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/urdalyda-yashche-vagizovlar-gailse-tashlandyk-su-buen-glbakchaga-ylndergn

Алсу Миңнебаева

Кыскартып бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев