Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ун көн ял итәчәк. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән җитештерү календаре буенча, каникуллар 2018 елның 30 декабреннән башланып, 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
29 декабрь, шимбә көнендә булган ял көне 31 декабрь, дүшәмбе көнгә күчерелә. 29 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175093/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев