Яңа ел табынына нәрсә әзерләргә
Яңа елны каршы алганда, бизәлгән чыршы, бүләкләр, яхшы кәеф, мул бәйрәм табыны - барысы да бик мөһим. Сыгылып торган түгәрәк өстәл тирәли җыелышып, сәгать телләре уникене сукканын көтәбез, гаилә әгъзаларын, кунакларны сыйлыйбыз, ел хуҗасын каршы алабыз. Ә ул йортыбызга төпле аягы белән керсен өчен, берничә кагыйдәне күз уңында тотарга кирәк....
Яңа елны каршы алганда, бизәлгән чыршы, бүләкләр, яхшы кәеф, мул бәйрәм табыны - барысы да бик мөһим. Сыгылып торган түгәрәк өстәл тирәли җыелышып, сәгать телләре уникене сукканын көтәбез, гаилә әгъзаларын, кунакларны сыйлыйбыз, ел хуҗасын каршы алабыз. Ә ул йортыбызга төпле аягы белән керсен өчен, берничә кагыйдәне күз уңында тотарга кирәк.
2018 елның хуҗасы сары төстәге Җир Эте - тынычлык, пөхтәлек яратучы йорт хайваны. Шуңа да Яңа ел табыны, беренче чиратта, якын кешеләрне берләштерүче, җылы гаилә учагы чыганагы булып торырга тиеш. Хуҗабикәгә тәмле ризыкларга гына түгел, ә өстәлнең бизәлешенә дә зур игътибар бүлергә кирәк.
Өстәлгә, Этнең яраткан төсләренә туры китереп, сары, ак, аксыл көрән (бежевый) япмалар сайлыйбыз. Кызыл, алсу һәм башка чагу төстә салфеткалар куярга була.
Бәйрәм табынына иң матур савыт-сабагызны кулланыгыз. Тик алар мотлак рәвештә түгәрәк булырга тиеш. Очлы савыт ел хуҗасына ошамаска мөмкин. Шулай ук артык савыт-саба да куярга киңәш ителми.
Ризыклардан тыш, табынны җем-җем итеп янган шәмнәр, кечкенә эт сыны, уенчык чыршы белән бизәргә була. Эт оясында уңайлылык ярата. Шуңа да кунаклар һәм гаилә әгъзалары үзләрен яхшы хис итсен өчен, утыргыч, диванга кечкенә мендәрләр, җылы пледлар салып чыгарга мөмкин.
Эт бик затлы ризыклар ашарга күнекмәгән. Әмма аш-су бик туклыклы, итле, майлы (чама белән) булырга тиеш. Табынның берничә урынына ит, төрле колбасадан киселмәләр куегыз. Аларны эт һәм чыршы сыннары кебек тезәргә була. Салатларны тана, тавык итеннән ясарга киңәш ителә. Төп ризыкны да иттән пешерергә кирәк.
Ел хуҗасы татлы ризыкка да битараф түгел. Десерт өчен кечкенә маффин, пирожныйлар, җиләк-җимешле татлы кәрзиннәр, кекс, төрле пироглар сайлагыз. Зур-зур катлы тортларны быелга пешермәскә мөмкин.
Эчемлекләргә килгәндә, үзегез әзерләгән компот, төрле төнәтмә, сутлар сары Этнең күңеленә хуш килер. Балаларга сөтле коктейльләр тәкъдим итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев