ЯМАН ШЕШНЕ АЧ ТОТАРГА?
Рак күзәнәкләрен ач тотып үтереп була. Колорадо университеты галимнәре яман шеш күзәнәкләренең иң көчсез ягын тапкан. Аларны баллы ризыктан мәхрүм итәргә кирәк, диләр. Организмның сәламәт һәм яман шештән зарарланган күзәнәкләре бер-берсеннән аерыла. Рак күзәнәкләре тиз үсә, моның өчен аңа туктаусыз глюкоза (шикәр) кирәк. Глюкозаны яман шеш күзәнәкләре сәламәт күзәнәкләрдән йөзләгән...
Организмның сәламәт һәм яман шештән зарарланган күзәнәкләре бер-берсеннән аерыла. Рак күзәнәкләре тиз үсә, моның өчен аңа туктаусыз глюкоза (шикәр) кирәк.
Глюкозаны яман шеш күзәнәкләре сәламәт күзәнәкләрдән йөзләгән тапкыр артыграк куллана. Өстәмә туклану чыганагыннан мәхрүм итеп, яман шешне көчсезләндереп, үсешен туктатып була, ди галимнәр. Хәзер бу өлкәдә җитди тикшеренүләр бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев