Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөрәк-кан тамырлары авырулары турында тузга язмаган 3 ФАКТ

1. Ике йөрәкле кеше була. Юк, ике йөрәкле кеше булмый. Йөрәге уң ягында урнашкан кешеләр дә миллионга бер-ике генә очрый. Бу бик сирәк күренеш. Сүз уңаеннан, Медицина клиник диагностика үзәгендә шундый бер пациентны дәваларга туры килде. 2. Үләннәр белән дәвалану кан тамырларындагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә. Төрле биоактив матдәләр...

1. Ике йөрәкле кеше була.
Юк, ике йөрәкле кеше булмый. Йөрәге уң ягында урнашкан кешеләр дә миллионга бер-ике генә очрый. Бу бик сирәк күренеш. Сүз уңаеннан, Медицина клиник диагностика үзәгендә шундый бер пациентны дәваларга туры килде.

2. Үләннәр белән дәвалану кан тамырларындагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә. Төрле биоактив матдәләр инфарктны булдырмый.
Әгәр фән ягыннан рас­ланмаган икән, бу үләннәргә, гомеопатик препаратларга ышанырга ярамый. Америкада күптән түгел махсус приказ нигезендә, БАДларның кабына «фәнни яктан расланмаган» дигән җөмләне өстәргә мәҗбүр иткәннәр. Бездә әлегә бу юк. Әмма биоактив кушылмалар фән ягыннан тикшерелмәгән, шуңа да аларның файдасы турында әйтеп булмый.

3. Йөрәк туктап тора ала.
Юк, кешенең йөрәге туктый икән, ул үлә. Кешенең башка әгъзалары вакытлыча ял итеп алсалар да, йөрәк - өзлексез, 24 сәгать эшли торган бердәнбер орган. Әйтик, 70 яшьлек кешенең йөрәге уртача 3 миллиард тапкыр кыскарган дип санала.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев