Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл һәлакәтенә очраган очракта, нишләргә? (Белгеч киңәше)

Юл һәлакәтенә очрадың ди, иң беренче, нәрсә эшләргә соң? Паникага бирелмәгез, әлеге киңәшләрне истә тотыгыз.

1.Авария сигнализациясен кабызыг
2. Авария тукталышы билгесен куегыз ( торак пунктта транспорт чарасыннан 15 метрдан аз булмаган, торак пункттан читтә булганда  30 метрдан аз булмаган урынга куела).
3.Ике машинадагы пассажирларны тикшерегез, җәрәхәт алучылар булса, “ашыгыч ярдәм” чакырыгыз. Кирәк булганда, беренче ярдәмне үзегез күрсәтегез.

Әлеге пунктлар үтәлмәгәндә, сезгә 1 мең сум күләмендәге штраф яный.

Әгәр юл һәлакәте булган урынны ташлап китәргә уйласагыз, бер елдан ел ярымга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат ителәчәксез, яисә 15 стәүлекккә админитратив арестка алыначаксыз. 

Зыян күрүчеләр булмаса, машинага да бик аз зыян килеп, ике як та килешсә, “Европротокол”дан файдаланырга мөмкин. Бу очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмый гына, юл һәлакәте турында бланкны тутырырга була. Күп очракта 
 «Европротокол» дан түбәндәге очракларда файдаланырга була: 
    “Гаепсез” автомобильгә килгән зыян 100 мең сумнан артмаганда;
    Юл һәлакәте сәбәпләре белән барысы да риза булганда;
    Йөртүчегә дә, пассажирларга да зыян килмәгәндә;
    Юл һәлакәте ике транспорт чарасы арасында гына булганда;
    Ике машина йөртүче дә ОСАГО полисына ия  

Юлларда сак булыгыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомере – сезнең кулда.  


Эльвира Захарова, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең пропаганда буенча белгече
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев