Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай мәктәбе укучылары иҗаты

Туган авыл Сиңа кайтам газиз туган авылым. Сагындым мин сине өзелеп. Челтер-челтер аккан чишмәләрне Сагындым мин туган нигезне. Сагындым мин яшел аланны Ялан аяк чапкан чакларны. Карамалы тауларыңнан Җиләк җыйган чакларны. Хайброва Альмира. 4 нче сыйныф Кыш Кыш җиткән инде, Суыклар килгән. Урман-яланнар, Ак кием кигән. Бердә курыкмыйм Мин бураннардан....

Туган авыл

Сиңа кайтам газиз туган авылым.

Сагындым мин сине өзелеп.

Челтер-челтер аккан чишмәләрне

Сагындым мин туган нигезне.

Сагындым мин яшел аланны

Ялан аяк чапкан чакларны.

Карамалы тауларыңнан

Җиләк җыйган чакларны.

Хайброва Альмира. 4 нче сыйныф

Кыш

Кыш җиткән инде,

Суыклар килгән.

Урман-яланнар,

Ак кием кигән.

Бердә курыкмыйм

Мин бураннардан.

Тунымны киям,

Йөрим урамда.

-Әйдә,син дә чык !

Чанаңны алып.

Бергә тау шуыйк,

Шатланып алыйк.

Ширманов Ильнур. 4 нче сыйныф

Ак бураннар

Тышта бүген мин яраткан хаять,

Ак бураннар дулап узалар.

Ничә көннәр буе яуган карлар,

Өеләләр,кабат тузалар.

Һәрчак шулай буран котырганда,

Ашкынамын никтер урамга?!

Җаным минем кар бөртеге кебек,

Гашыйк булган шашып буранга.

Бураннарга һәрчак колач җәеп,

Яратам мин каршы барырга.

Риза булыр идем бу дөньяда,

Карлы буран булып калырга.

Сагышлардан янган йөрәккәем,

Ак буранны шашып ярата.

Чөнки буран ап-ак карлар белән,

Бар дөньяга бәхет тарата.

Мухаметова Зарина. 4 нче сыйныф

Кар ява

Карлар ява,карлар ява,

Җир битен буран яба.

Кар ява да, кар ява,

Агачларга бәс куна.

Калтырап тора суыктан

Ап-ак тунлы куян да.

Калтырап тора суыктан

Кызыл тунлы әтәч тә.

Дөнья калтырый суыктан

Ап-ак тунлы булса да.

Хайброва Альмира. 4 нче сыйныф

Кыш

Матур кыш килде.

Ап-ак кар ява.

Шатланып балалар,

Чана-чаңгыда шуа.

Тауга чабып менәләр,

Шау-гөр килеп төшәләр.

Кыш көненең рәхәтлеген,

Чып-чын "тәмен" беләләр.

Кар бураннар уйнап кала,

Ап-ак юллар сызыла.

Балачакның матур чоры,

Бетмәс кебек тоела.

Гимадиева Алинә. 4 нче сыйныф

Яңа елга теләкләр.

Ап-ак мамык шәлен ябып,

Бөтен җиргә кыш килде.

Озакламас ,килер безгә,

Кыш бабай һәм Кар кызы.

Барлык дөнья шатлана,

-Яңа ел,килә,-диеп,

Серле бүләк көтәләр ич,

Олысы һәм кечесе.

Барчабызга да телимен,

Саулык-сәламәтлекне.

Озын гомерле булсыннар,

Җиһандагы һәр кеше.

Камалетдинова Камилла. 8 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев