Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Бер айда 40 меңнән артык пассажир автобусының төзек булмавы ачыкланган

Административ хокук бозуларга бәйле - Россиядә автобус белән исерек хәлдә идарә итү очраклары буенча 227 эш ачылган. РФ Дәүләт автоинспекциясе июльдә пассажирларга хезмәт күрсәтә торган 40 меңнән артык пассажир автобусының төзек булмавын ачыклаган, дип хәбәр иттеләр РФ Эчке эшләр министрлыгында, дип яза "Интерфакс". "Июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан пассажирларның куркынычсызлыгын...

Административ хокук бозуларга бәйле - Россиядә автобус белән исерек хәлдә идарә итү очраклары буенча 227 эш ачылган.
РФ Дәүләт автоинспекциясе июльдә пассажирларга хезмәт күрсәтә торган 40 меңнән артык пассажир автобусының төзек булмавын ачыклаган, дип хәбәр иттеләр РФ Эчке эшләр министрлыгында, дип яза "Интерфакс".
"Июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә җавап бирми торган 121 хезмәт күрсәтү очрагы теркәлгән. Автобусларны техник яктан төзек булмаган хәлдә куллануның 40,5 мең очрагы билгеле", - ди Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
"Автобус белән исерек хәлдә идарә итү очраклары буенча - административ хокук бозу турында 227 эш ачылган, 81 эш - медицина тикшеренүеннән баш тарткан өчен, 855 эш - йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын бозган өчен, 1,6 мең чамасы - законлы карарга яки полиция хезмәткәренең автобусны куллануны тыю таләбенә буйсынмау", - дип белдерә И.Волк.
Соңгы вакытта Россиядә пассажир автобуслары катнашында берничә зур һәлакәт булды. Татарстанда автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәте зур ыгы-зыгы чыгарды, анда 14 кеше үлгән.
Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев