Быел автомобиль йөртүчеләрне яңа төр штрафлар көтә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Быел автомобиль йөртүчеләрне яңа төр штрафлар көтә

Автомобиль йөртүчеләр өчен кертелгән штрафларның яңалары быел гамәлгә кертеләчәк.

Автомобильчеләр өчен штраф  иң беренче чиратта  сүтеп-таратып калдырылган машина кисәкләренә кагыла, калдык-постыклар өчен 1меңнән - 3меңгә кадәр штраф каралган . Машинаны газонга куйган, яшел үсентеләр булган җирләрдә йөргән өчен, беренче очракта-2мең, ә кабатланган очракта штраф дүрт меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Балалар уен мәйданчыгында, спорт мәйданчыгында йөргән яки машина калдырган өчен 2.5 меңнән арыграк штраф көтә. Исерткеч эчемлекләр куллануга медицина тикшерүеннән баш тартканнарга- 50 мең сум штраф салулары  мөмкин, әгәр бу вакытта машинада балигъ булмаган бала утырса, 2 елдан- 3 елга кадәр йөртү хокукыннан  мәхрүм калырга да була.


Нет комментариев