Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Өч кешенең гомерен өзгән һәлакәт турында тулырак мәгълүмат пәйда булды

18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган котычкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек. Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында...

18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган котычкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек.

Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында машина руле артындагы 51 яшьлек ир-ат, аның 48 яшьлек бертуган энесе һәм тагын бер пассажир - 35 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган. Пассажирларның берсе исән калган - ул тән җәрәхәтләре алган.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев