Әлмәт районында аянычлы һәлакәт
Җәлил-Сөләй юлында аянычлы юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Салкын Чишмә авылыннан ерак түгел Камаз машинасы шоферы руль белән идарә итүне югалтып, кюветка төшә һәм машина әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә кабинада кысылып калган 30 яшьлек шофер үлә. Вакыйганың сәбәпләрен ачыклау бара. Чыганак: www.almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев