Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә үлүче россиялеләрнең берсе Зәйдән булган
Гаммәви матбугат чараларында һәлакәтнең 22 гыйнварда җирле вакыт белән 11нче яртыда булганлыгы хәбәр ителгән. Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә үлүче россияле хатын-кызларның берсе Зәйдән булган. Бу хакта "Новости Заинска" электрон басмасы әлегә ул расланмаса да, булырга мөмкин дип җиткерә. Юл-транспорт һәлакәте 22 гыйнварда җирле вакыт белән 11нче яртыда булган. Җиңел машина һәм...
Гаммәви матбугат чараларында һәлакәтнең 22 гыйнварда җирле вакыт белән 11нче яртыда булганлыгы хәбәр ителгән.
Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә үлүче россияле хатын-кызларның берсе Зәйдән булган. Бу хакта "Новости Заинска" электрон басмасы әлегә ул расланмаса да, булырга мөмкин дип җиткерә.
Юл-транспорт һәлакәте 22 гыйнварда җирле вакыт белән 11нче яртыда булган. Җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. Рус телле "Новости Пхукета" басмасы мәгълүматы буенча, "Ниссан Альмера" җиңел автомобилендә ике россияле хатын-кыз булган. Машина руле артында исә Украина гражданины. Аларның өчесен дә хастаханәгә озатканнар. Машина йөртүче исән калган, ә россияле хатын-кызлар һәлак булган.
Язмада россиялеләрнең исемнәре аталган. Алар: 68 яшьлек Лилия Маликова һәм 67 яшьлек Сәмигуллина (исеме расланмаган). Микроавтобустагылар барысы да исән калган.
фото:https://dixinews.ru/up2/news/article/2015/05/02/ko44.ru.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев