Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Бик тәмле кабак кайнатмасы

Бакчада кабак уңышы да өлгерде. Мәриям Миңнегуловадан сезнең өчен бик тәмле кабак кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 

1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон кирәк.

Кабак кайнатмасы әзерләү:

Кабакны кабыгыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз һәм, суы чыксын өчен, шикәр комы салып, 12 сәгатькә калдырабыз Лимонны кабыгыннан чистартып, бик вак итеп турыйбыз. Кабак өстенә шикәр комы сибеп, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 15 минут пешереп алабыз, шунда лимонны салабыз һәм тагын 15 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, астын өскә әйләндерәсе һәм суытырга куясы була.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев