Шулай да була.
Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында килүчеләрнең берсе сөйгән кызына тәкъдим ясады. Бу хакта республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская үзенең МАКС каналында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ир-ат кабул итүгә үз мәсьәләсе белән килгән, әмма форсаттан файдаланып, сөйгәненә үзенең хатыны булырга тәкъдим иткән. Ул аның алдында бер тезенә чүгеп, мөһим сорауны бирде.
"Димәк, бүген без мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә генә түгел, ә, бәлки, тагын бер бәхетле гаилә тарихына нигез салырга да ярдәм иттек", – дип язды Сабурская.
Сабурская парны никахлашулары белән котлады һәм аларга озын, бәхетле уртак гомер теләде.
Татар-информ
Нет комментариев