Тимәш авылы волонтёрларына ял кичәсе оештырдылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш авылы волонтёрларына ял кичәсе оештырдылар

Бу хакта Тимәш авылыннан Зөлфирә Абдуллина хәбәр итә.

“Тимәш авыл җирлеге башлыгы- Сөләйманова Халидә Хәлил кызы һәм Лениногорскидагы "Своих не бросаем" волонтер группа җитәкчесе – Светлана Атласовна көтелмәгән шатлык ясадылар. Танылган җырчы Рәдиф Зарипов концертына чакыру билетлары бүләк иттеләр. Шәһәр мәдәният сараенда искиткеч матур концерт карап, ял итеп кайттык. Чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез”, - ди Зөлфирә ханым.

Исегезгә төшерәбез: Тимәш авылы – Лениногорскидагы «Своих не бросаем» волонтер төркеменең филиалы. авыл һәрдаим СВОга ярдәм итә. Гуманитар әйберләр тапшыралар, токмач кисәләр, маскировка челтәре үрү эше дә бара. 

 


Нет комментариев