Бюджет параметрлары.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елга һәм 2028–2029 елларның план чорына республика бюджеты турындагы законны имзалады. Документ Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтында басылып чыкты.
2027 елга керемнәр 603,6 млрд сум күләмендә расланган, чыгымнар — 612,1 млрд сум, дефицит 8,49 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырылган.
2028 елга керемнәр 627,15 млрд сум, чыгымнар — 636,51 млрд, дефицит — 9,36 млрд сум булыр дип көтелә. 2029 елга керемнәр 652,53 млрд сум, чыгымнар — 655,99 млрд, дефицит — 3,46 млрд сум планлаштырылган.
татар-информ
Нет комментариев