ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: 2026 елда Татарстанда дүрт легаль булмаган балалар лагере ябылды

Санитар законнарның үтәлешен көчәйтү планлаштырыла.

Татарстанда 2026 елда тиешле дәүләт реестрына кертелмәгән 4 лагерь ябылган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җәй көне белгечләр тәүлек әйләнәсе эшли торган барлык лагерьларны — 121 шәһәр яны һәм 52 чатыр лагерен тикшергән. Нәтиҗәдә 1700дән артык санитар кагыйдә бозу ачыкланган, ә 69 учреждение матди-техник базаны яхшырту буенча күрсәтмәләр алган.

2027 елда бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту, легаль булмаган лагерьларны ябу эшен дәвам итү һәм кышкы каникуллар вакытында санитар законнарның үтәлешен көчәйтү планлаштырыла.

 

татар-информ


Нет комментариев